• 2 марта 2017, четверг
  • Казань, улица Татарстан, 2

Хәлбуки: билингвизм, физика һәм илаһият гыйлеме

Регистрация на событие закрыта

Гафу итегез, ләкин теркәлү сәхифәсе ябык.

Другие события организатора

2606 дней назад
2 марта 2017 c 18:00 до 19:30
Казань
улица Татарстан, 2

«Хәлбуки»ның чиратагы лекториенда билингвизм турындагы мифлар, физикада басым темасы һәм татарларда илаһият гыйлеме турында ишетеп булачак.

«Гыйлем» берләшмәсе үткәрә торган «Хәлбуки» лекториеның киләсе очрашуы 2 март, пәнҗешәмбе көнне, КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында (Татарстан ур., 2), 230 нчы аудиториядә узачак.

«Хәлбуки»дә үзара бөтенләй бәйле булмаган кыска чыгышлар ясала. Һәрбер мини-лекция фәнни белемне популярлаштыру һәм татар теленең фән теле буларак кулланылу даирәсен арттыру максатыннан сөйләнә.

2 март лекториенда 3 лекция булачак. Беренче лектор, КФУ Язма мирас һәм археография үзәге җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина әл-Анси, «Татарларда илаһият гыйлеме: мирас һәм варислар» темасына чыгыш ясаячак. Инкыйлабка кадәр яшәгән һәм иҗат иткән татар дин галимнәренең язма мирасы турында сүз барачак.

Икенче лекция икетеллелек һәм аның хакында җәмгыятьтә таралган мифлар турында. Аны әлеге тема буенча диссертация яклаган галимә, PhD, КМТТУ-КАИ Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты җитәкчесе Алсу Гыйльметдинова сөйләячәк.

Лекторийның өченче чыгышы физика өлкәсеннән булачак: КФУ аспиранты, 7 лицей укытучысы Ренат Миргаязов мәктәп елларыннан һәркемгә таныш булган басым темасына кызыклы лекциясен җиткерәчәк.

Физика, билингвизм яисә инде татар илаһият гыйлеме белән кызыксынучыларны лекторийда көтеп калабыз!

 

Партнеры

Регистрация

Рекомендуемые события

Организуете события? Обратите внимание на TimePad!

Профессиональная билетная система, статистика продаж 24/7, выгрузка списков участников, встроенные инструменты продвижения, личный кабинет для самостоятельного управления и еще много чего интересного.

Узнать больше